Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яңа уку елына әзерләнәбез

Яңа  уку  елы башланырга бер ай вакыт калып бара  һәм район мәктәпләрендә 1 сентябрьгә хәзерлек эшләре дәвам итә.


Мәктәпләрне яңа уку елына кабул итү 15-17 августка планлаштырылган. Әлеге вакыт эчендә мәктәпләрне төзекләндерү һәм ремонтлау буенча байтак эш башкарырга, әйтик, идәннәрне, диварларны, ишекләрне, тәрәзәләрне буярга, спорт һәм балалар уен мәйданчыкларын әзерләргә кирәк.
Гомумән, мәктәп яны участоклары канәгатьләнерлек хәлдә, үз ашханәләре өчен барлык  кирәкле булган яшелчәләр дә үстерелә, аларны укучылар һәм укытучылар карап үстерә. Акбүре мәктәбендә укытучылар көче белән видеокүзәтү өчен бүлмә ясалган, Тубылгытау мәктәбендә мәктәп  тирәсенә җәелгән брусчатканы ремонтлау эше бара.
Кайбер мәктәпләр һәм балалар бакчалары яңа уку елына әзерләнүне инде төгәллиләр, ә кайсыларына мәктәпләр һәм балалар бакчалары территориясендә спорт җиһазларын, уен мәйданчыкларын буйыйсы, санузелларны, коридорларны ремонтлыйсы, яктырту лампаларын алыштырасы һ.б. эшләр бар әле.
Кабул итүләргә кадәр тагын өч атнага якын вакыт калып бара һәм белем  бирү учреждениеләренең барысы да әзер булыр дип өметләнәбез.
Хәзергесе вакытта шулай ук мәктәпләргә уку дәреслекләре кайтарыла.
Яңа уку елына хәзерләнү буенча төп нәтиҗәләр мәгариф хезмәткәрләренең ел саен үткәрелә торган август киңәшмәсендә ясалачак, ул 25 августка билгеләнгән. 
Александр Еронтьев,
мәгариф бүлеге 
начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    бик зур рәхмәт директорларына