Яңа уку елына әзерләр
27 августта Яңа Чишмәдә педагогларның август конференциясенең пленар утырышы узды.
Район мәдәният йортына керү юлында катнашучыларны Яңа Чишмә гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр (хореография сыйныфы) сәламләделәр, биредә укучылар куллары белән эшләнгән һәм мәктәп яны участокларында үстерелгән яшелчә һәм җиләк-җимеш күргәзмәләре дә оештырылган иде.
Зал фойесында гадәттәгечә районның гомуми белем бирү учреждениеләре казанышлары күргәзмәләре урнашкан. Киңәшмә эшендә барлык мәгариф учреждениеләренең педагогик коллективлары, район башлыгы Вячеслав Козлов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының бүлек башлыгы Жанетта Соркина, Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, "Татнефтепром-Зюзеевнефть» АҖ генераль директоры Шамил Яһудин, "Татарстан-яңа гасыр" Республика иҗтимагый хәрәкәте башкарма комитеты җитәкчесе Алсу Тарханова, мәгариф бүлеге белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары, балаларны тәрбияләү һәм укыту белән кызыксынучы башка затлар катнашты. Киңәшмәне Вячеслав Козлов ачты. Ул үз чыгышында билгеләп үткәнчә, муниципаль сәясәтнең төп максаты-мәгариф системасының тотрыклы үсеше механизмын булдыру. Бу максат өчен район бюджетында мәгариф системасын финанслау өлеше 60 проценттан артык тәшкил итә. Район башлыгы район педагогларының үз исемнәренә лаек булуларын, яшьләргә үрнәк булып торуларын билгеләп үтте. Барысын да киләсе уку елы белән котлады һәм хезмәттәшләренә ике яшь педагогны тәкъдим итте, бу: Ленино мәктәбе педагог-психологы Алия Исмәгыйлова һәм Яңа Чишмә урта мәктәбенең физкультура укытучысы Станислав Савельев.
Район мәгариф бүлеге начальнигы Александр Еронтьев «бурычлардан чишелешләргә - муниципаль мәгариф системасы үсешенең төп юнәлешләре» дигән доклад белән чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул районның барлык гомуми белем бирү системасы эшенә тулы анализ ясады. Узган уку елына йомгак ясап, 2019-2020 нче яңа уку елына бурычлар билгеләде.
Мәгариф җитәкчесе доклады буенча фикер алышуларда Зирекле лицее директоры Айрат Хамәтвәлиев, Черемухово Бистәсе «Каенкай» балалар бакчасы мөдире Елена Корнева, Красный Октябрь мәктәбенең рус теле укытучысы Наталия Нестеровалар чыгыш ясады.
Трибуна район кунакларына да бирелде, алар барысына да котлау сүзләре һәм уңышлар теләп мөрәҗәгать иттеләр. Конференция районның иң яхшы педагогларын бүләкләү белән тәмамланды: Яңа Чишмә гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Хәлиуллина, Яңа Чишмә урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айгөл Хассарова һәм шул ук мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Наталья Холина, Зирекле авылы «Йолдыз» балалар бакчасы мөдире Фәния Гатиятуллина, Яңа Чишмә гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Шакирҗанова Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр, Зирекле лицееның тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Изидә Хөснетдинова, Волчья Бистәсе мәктәбе укытучылары Елена Агафонова һәм Галина Темникова «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр. Быел «Алтын ачкыч» балалар бакчасы мөдире Любовь Михеева, Красный Октябрь мәктәбе укытучысы Наталья Нестерова, Яңа Чишмә гимназиясе укытучысы Надежда Карташова, Зирекле лицее укытучысы Фәридә Вәгыйзова, Черемухово мәктәбе укытучысы Наталья Павлухина район башлыгы грантына лаек булдылар. Яңа уку елына әзерлек өчен барлык белем бирү учреждениеләре дә рәхмәт сүзләренә лаек. Әмма иң яхшылар рәтендә Черемухово мәктәбе, икенче -Яңа Чишмә гимназиясе, өченче - Шахмай мәктәбе. Башлангыч мәктәпләр арасында 1 урын Яңа Чишмә башлангыч мәктәбендә. Балалар бакчалары арасында 1 урын – Яңа Чишмәдәге «Алтын ачкыч» балалар бакчасына, икенче урын – Яңа Чишмәдәге «Ландыш» балалар бакчасына һәм өченче урын Волчья Бистәсендәге «Колосок» балалар бакчасына бирелде. Җиңүче учреждениеләр коллективларына Мактау грамоталары һәм акчалата премияләр тапшырылды, Рәхмәт хатлары белән тагын җиде белем бирү учреждениесе коллективы билгеләп үтелде.
Лариса ФЕДОРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев