Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яңачишмәлеләр диктантны ничек язган

2 ноябрьдә Яңа Чишмә гимназиясе бинасында район халкы “Зур этнографик диктант” язды.


Мәктәп парталары артында үзләренең этнографик грамоталыклары дәрәҗәсен тикшерергә теләгән 75 кеше утырган ( 15 яшьтән алып 64 кә чаклы). Дәрес башланып, 20-25 минут үтүгә үк Венера Маланчева һәм Елена Кузнецова барлык 30 сорауга да җавап биргәннәр, аннан соң Гөлнур Латыйпова үз диктантын тапшырган, аның артыннан – Әдәмсә авылы мәдәният хезмәткәрләре Лидия Шакирова һәм Алсу Тухбиева һәм 9 сыйныф укучылары Данил Михеев белән Камил Сәхәбиевлар. Егетләргә 13 һәм 16 номерлардагы биремнәр иң катлаулысы булган.
“Зур этнографик диктант”ны оештыручылар булып милли эшләр буенча Федераль агентлык һәм Удмуртия Республикасының Милли сәясәт министрлыгы булган.
Татарстанда Диктант ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә үткән.
- Эшләрне тикшерүне Чуаш Чабаксары мәктәбе директоры Николай Гусляров җитәкләде. Яңа Чишмә районында диктант өчен уртача бал 72 балл тәшкил итте (мөмкин булган 100 баллның). Бер кеше диктантны 100 баллга язды һәм бу Гөлнур Мәүлет кызы Латыйпова иде. Тагын өч катнашучы 96 шар һәм икесе 94 шәр балл туплады. Һәм бу күрсәткечләр бик сөендерә, - дип сөйли мәйданчык кураторы Гөлчәчәк Нурхамәтова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев