Татарстанда мәгариф учреждениеләре арасында яңа 2017/2018 уку елына иң яхшы капиталь ремонт һәм иң яхшы әзерлеккә республика смотр - конкурсы старт алды.
Конкурс ике этапта үтә: зона этабы 21 нән 24 августка чаклы, финал 28 нән 29 августка кадәр. Смотр-конкурста катнашучылар жюри әгъзалары тарафыннан жирәбә салу юлы белән билгеләнә: һәр муниципаль районда 2017 елда капиталь ремонт ясалган бер мәктәп, бер - балаларга өстәмә белем бирү учреждениесе, бер - һөнәри белем бирү оешмасы һәм бер балалар бакчасы. Безнең районда жирәбә Черемухово урта мәктәбенә, Шахмайдагы "Ромашка" балалар бакчасына һәм Алексеевск аграр колледжы филиалына төшкән.
Составына РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова, ТР Фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый Совет рәисе Асия Тимирясова, ТР Дәүләт Советы комитеты рәисе урынбасары Илдус Касыймов, мәктәптән тыш эшләр буенча республика үзәгенең спорт бүлеге мөдире Тимур Гаязов һәм Әлмәт политехник колледжы директоры Илдар Баһмановлар кергән жюри әгъзаларын Черемухово урта мәктәбе шаккатырды. Заманча яңа мәктәп бинасы чәчәкләргә күмелгән, ә бер генә дә чүп үләне булмаган мәктәп яны участогы үзенең мул уңышы белән сөендерә. Коридорларда һәм сыйныф бүлмәләрендә тематик почмаклар зәвык белән бизәлгән. Фәнгә, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү һәм спорт дәресләренә өйрәтү өчен бар нәрсә дә бар. Ә иң мөһиме , мәктәпнең перспективасы бар: авылда елдан-ел балалар күбрәк туа, димәк, мәктәп буш тормаячак.
Кабул итүләр буенча район комиссиясе тикшергән вакытта Шахмайдагы "Ромашка" балалар бакчасында ремонт эшләре төгәлләнү алдында иде. 22 августта без республика комиссиясе белән бергә бинаның тышкы ( тәрәзәләр алыштырылган, отмосткалар ясалган) һәм эчке якларының (җылыту, канализация системалары, бүлмә ишекләре алыштырылган, санузеллар ремонтланган, идән җылытылган) ничек үзгәрүен күрдек. Әлеге балалар бакчасын капиталь ремонтлау эшенә республика бюджетыннан 3 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән булган. 500 мең сум чамасы өстәмә акча район бюджетыннан кертелгән: әлеге акчаларга яңа пар казаннары бинасы төзелгән һәм газ белән тәэмин итү линияләрен алмаштыру эше бара.
Алексеевск аграр колледжының Яңа Чишмә филиалында киләсе елда зур үзгәрешләр көтелә, республика бюджетыннан аны үзгәртеп коруга 25 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Быел да яңалык бар: анда тагын бер белгечлеккә өйрәтәчәкләр - пешекче - кондитер. Химаячеләр ярдәме белән инде уку цехы җиһазлана. Әлбәттә, документларны рәсмиләштерү буенча жюри әгъзаларында берникадәр сорау булды, әмма алар якын арада хәл ителәчәк.
Лариса ФЕДОРОВА
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев