Яшь эшмәкәрләрнең бизнес- идеясен грант белән хуплыйлар
Районның югары сыйныф укучылары арасында “Минем бизнес- идея” район конкурсы кысаларында үзләренең “Татлы мамык әзерләү” бизнес-идеясе белән Яңа Чишмә урта мәктәбеннән Валерия Завалишина һәм Ләйлә Хәйруллина җиңүчеләр булганнар.
Район башкарма комитеты тарафыннан татлы мамык әзерләү өчен аппарат сатып алынган һәм 31 июльдә башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов аны конкурс җиңүчеләренә тапшырган.
Ринат Рифкат улы югары сыйныф укучыларына “эшмәкәрлек тамырын” җәелдерергә һәм алынган грантны Яңа Чишмә районында үткәрелә торган чараларда файдаланырга тәкъдим иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев