Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яшь “Кулибиннар” уңышлы чыгыш ясаган

Казанда “RUKAMI” технологик түгәрәкләрдә катнашучылар фестивале һәм техник иҗаты үсеше буенча балалар фәнни проектларының республика күргәзмә – презентациясе булып узды.


Күргәзмәдә бөтен республикадан 500 дән артык талантлы бала катнашкан, шул исәптә безнең районнан Софья һәм Сергей Хорьковлар да. Софья “Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен күтәргеч” проектын тәкъдим итеп, мөмкин булган 11 баллдан 10 балл җыйган, ә Сергей “Рысь” мини-тракторы” проекты белән 9 балл җыйган.
Августта Мәскәүдә балалар техник иҗатын үстерү һәм булышлык күрсәтү буенча Бөтенроссия конференциясе узачак, тәкъдим ителгән 500 эштән иң яхшы 20 се сайлап алыначак. Нәтиҗәләр соңрак мәгълүм булачак, ә балаларны шәп нәтиҗәләре белән котлыйбыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X