Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яшь робототехниклар

Мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү оешмалары арасында "ИКаРенок Татарстана - 2018" Бөтенрәсәй конкурсында яңачишмәлеләр командасы I урынны яулаган һәм призер булган.

Конкурс 2018 елның 17 февралендә Яр Чаллыда "36 нчы номерлы инновацион технологияләр лицее" МАОУ базасында узган. Анда ТР шәһәрләреннән 29 команда катнашкан.
Яңа Чишмәнең "Ландыш" балалар бакчасында тәрбияләнүче Салават Саматов, Семен Суворов, аларның әти- әниләре һәм тәрбияче Венера Залакова составындагы команда район данын яклаган. Конкурста катнашучылар үзләренең "Кар чистарткыч - робот" презентациясе белән "Гаиләдә робоярдәмчеләр" темасына иҗат проектларын яклаганнар, конструктив күнекмәләрне, балаларның игътибарын, хәтерләрен, логик фикерләү, иҗади күзаллау һәм командада эшли белү сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән өч конкурс сынавы узганнар. "Гаилә автомобиле" дип аталган конкурс сынавында командаларга 10 минут эчендә бирелгән кул астындагы материалдан гаилә автомобиле моделен конструкцияләргә һәм авыш яссылыктан үз автомобилеңнең хәрәкәт итүенә башка катнашучылар белән ярышырга кирәк була. Биремне уңышлы үтәү нәтиҗәләре буенча, яңачишмәлеләр командасы башкаларга караганда уңышлырак чыгыш ясаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев