Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яшь шигырь укучылар бәйгесе

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында үткәрелгән яшь шигырь укучыларның район бәйгесе финалга якынлашты.

Районның 17 балалар бакчасыннан утыз өч бала әти-әниләре һәм тәрбиячеләре ярдәме белән чыгышлар хәзерләп, жюри хөкеменә видеороликлар җибәргән. Балалар бар да нык тырышкан, күбесе кызыклы атрибутлар файдаланган, кайберләре мини-спектакльләр күрсәткән.
Рус телле балалар арасында Яңа Чишмәдәге "Кояшкай" балалар бакчасыннан Ульяна Губкина белән Никита Кузнецов дуэты җиңүче булган. Яңа Чишмәдәге "Чишмә" балалар бакчасыннан Кәрим Мухитов икенче урында. Өченче призлы урынга Яңа Чишмәдәге "Крепыш"та тәрбияләнүче Лена Кузнецова белән Коля Холин чыккан, "Чишмә" балалар бакчасына йөрүче Вероника Засадихина үзен артистларча тотуы белән таң калдырган. Конкурста катнашкан иң кечкенә катнашучы Мансур Мусин, аңа нибары өч яшь һәм ул даһи шагыйрьнең "Су анасы" әкиятен туган телдә тулысы белән сөйләп биреп, "Иң матур башкаручы" номинациясендә җиңү яулаган. Әнисе сүзләренә караганда, Мансур ике яшендә үк шушы әкиятнең өзекләрен истә калдырган. Бу - баланың хәтерләү сәләте әйбәт булуны гына түгел, Тукайның балалар өчен язылган әсәрләрен сабыйлар ана сөте белән бергә тиз үзләштерә алуын да күрсәтә.
Татар телендә тәрбияләнүчеләр арасында Акъяр балалар бакчасы Зәлинә Шәмиеваны әйбәт хәзерләгән, ул беренче урынны яулаган. Акбүредәге "Кояшкай" бакчасыннан Рәсим Мотыйгуллин белән Әскәр Насыйров икенче урынга чыкканнар. Шахмайдагы "Ромашка" балалар бакчасыннан иҗат төркеме: Данияр БаҺаутдинов, Рәмзил Миннебаев, Талия Гатауллина, Эмиль Зыятдинов һәм Раяз Ризвановлар жюрины "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыренә сәхнәләштерелгән тамашаны оста башкарулары белән җәлеп иткән һәм өченче урынга лаек булганнар.
Г. Тукай сүзләренә "Туган тел" җырын балаларның күбесе беләләр һәм яраталар, аны Татарстанның икенче гимны итеп саныйлар. Бөек шагыйрьнең халыкка яхшы таныш туган ил, мәхәббәт, туган як табигатенә багышланган күп кенә шигырьләре җырга салынган. Зирекледәге "Йолдыз" балалар бакчасыннан Хәят Шакирова белән Әнвәр Хафизов Г. Тукайның "Күбәләк" шигыренә язылган җырны башкарып, иң әйбәт җырчылар дип танылганнар. -Быел юбилей елында балалар бакчаларында балаларга милли-патриотик тәрбия бирү һәм халкыбызның рухи хәзинәләрен саклап калу буенча зур күләмле эш башкарылды, - дип сөйли район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә тәрбия бирү методисты Ләйсән Әхмәтшина. -Халык шагыйренең юбилеена багышлап төркемнәрдә һәм балалар бакчалары участокларында аның әкият геройлары сыйфатында кул эшләре хәзерләнде, милли эш почмаклары яңартылды, бәйрәм чаралары үткәрелде, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев