Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яшь талантлар ачыла

29 ноябрьдә Петропавел мәктәбендә "Укыту, дәрестән тыш һәм мәктәптән тыш эшләрнең бердәмлеге һәр баланың иҗади үсешкә булган хокукын тормышка ашыру нигезе" темасына мәктәп директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары һәм өстәмә белем бирү педагоглары семинары булып үтте.

Семинарда катнашучылар ачык дәресләрдә һәм әниләр көненә багышланган бәйрәм концертында булдылар. Башлангыч сыйныфлар укытучысы Римма Белькова 1 сыйныфта технология буенча ачык дәрес үткәрде. Балалар үзләренең әниләренә бүләкләр әзерләделәр һәм аларны соңрак концерт барышында бүләк тә иттеләр. Юл хәрәкәте яшь инспекторлары отряды җитәкчесе Наталья Писцова "ЮХК иленә сәяхәт" дип аталган сыйныфтан тыш ачык чара күрсәтте. Чараның темасы - юл-транспорт травматизмын кисәтү, бигрәк тә балалар катнашындагы.
"Чүлмәк ясау эше" түгәрәге җитәкчесе Светлана Немцова балаларны чүлмәк түгәрәгендә ничек итеп цилиндр ясарга кирәклеген өйрәтте. Мастер-класс вакытында семинарда катнашучылар үзләре дә чүлмәк ясау эшен бик теләп үзләштерделәр һәм балчыктан чүлмәк ясап карадылар.
Әниләр көненә багышланган концертта балалар җырладылар, үзләренең әниләренә шигырьләр сөйләделәр, әбиләргә багышлап та байтак җылы сүзләр яңгырады.
Семинардан соң кунаклар нәтиҗә ясады: барлык чаралар да югары дәрәҗәдә, семинар темасы тулысынча ачылып үткәрелүе әйтелде; мәктәптә балаларның укуда да, дәрестән тыш һәм мәктәптән тыш эшләрдә дә сәләтләрен, талантларын ачу өчен барлык шартлар булдырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев