Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яшь тикшеренүче

2019 елның 7 декабрендә Зәйдә мәктәп укучыларының «Эзләү һәм казаныш офыклары»XIII төбәк фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Конференциядә Яңа Чишмә районыннан гимназиянең 1 нче сыйныф укучысы Алсу Шәрәпова һәм проект җитәкчесе Гөлназ Гыйльметдинова катнашты. Алсу конференциядә иң яшь катнашучы булды.


Конференциядә чираттагы мәртәбә байтак кеше - 80гә якын бала катнашты. Укучылар җиде секциядә җиңүчеләр һәм призерлар арасына керү хокукы өчен «көрәште»: туган якны өйрәнү, экология-химия, биология, филология, татар филологиясе, математика, валеология.
Конференциянең эше, катнашучыларның яшенә карамастан, чын фәнни дебатларга якынлашкан шартларда узды. Докладчылар үзләренең ачышлары һәм тикшеренүләре турында сөйләделәр, компьютер презентацияләре күрсәттеләр һәм сорауларга җавап бирделәр – барысы да өлкәннәрнеке кебек булды. Бигрәк тә кече мәктәп укучылары гаҗәпләндерде. Алар химия, физика, биология, ягъни мәктәптә өйрәнеләсе фән өлкәләре буенча фәнни тәҗрибәләр күрсәттеләр. Һәр секциядә катнашучыларның тикшеренүләренә һәм чыгышларына уку йортлары, поликлиника, музей, китапханә вәкилләреннән торган компетентлы жюри бәя бирде. Бәяләүдә конкурсантның ораторлык сәләтенә, материалның структурасына, эчтәлегенә игътибар бирелде.
«Экология-химия-валеология» секциясе бик тә кызыклы эшләр була торган юнәлеш. Монда аз теория һәм күп практика.Безнең Алсу моны «Витраж буяулар ярдәмендә йорт экологиясе» темасына үз проект-тикшеренү эшен лаеклы төстә яклап күрсәтте.  Алсу үз секциясендә җиңүче булды һәм диплом белән бүләкләнде. Ул торак экологиясен үзгәртеп кору буенча беренче адым ясады, «Бизәкле витраж» техникасында йорттагы һәр бүлмә өчен экологик чиста панно ясады. Жюри әгъзалары аның чыгышыннан бик канәгать калдылар.
Өйдә Алсуны беренче җиңүе белән дуслары, укытучылары һәм әти-әниләре котлады, алар аңа киләчәктә дә иҗади уңышлар теләделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев