Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яшь укытучыларга грантлар

ТР мәгариф һәм фән министрлыгында “Безнең яңа укытучы” грантын алуга конкурска йомгак ясалган.

Республика конкурсы ВУЗ лар, педагогик колледжларны уңышлы тәмамлаучыларны мәктәпләргә җәлеп итү максатларында үткәрелә.
Конкурста катнашу өчен республиканың 41 районыннан 570 заявка бирелгән булган. 200 яшь укытучы сайлап алынган. Безнең районнан 4 яшь белгеч катнашкан һәм шуларның 3 се грантка ия булган. Болар: Яңа Чишмә урта мәктәбеннән физкультура укытучысы Станислав Савельев, Чаллы Башы мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гүзәл Нуруллина һәм Чуаш Чабаксары мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Сирин Җамалиев.
Хәзер алар өч ел дәвамында үз проектларын тормышка ашыру өчен хезмәт хакына 8625 сум күләмендә ай саен өстәмә акча алачаклар.
Бу иҗат эше өчен менә дигән стимул һәм яшь укытучыларга зур ярдәм булачак. Яшь укытучыларны грант алулары белән котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев