Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яшьләр белән аралаштылар

ТР ның Яшьләр эшләре буенча министрлыгы “Автобус 14...30” дип аталган акция эшләтеп җибәргән. Ай дәвамында министрлык вәкилләре районнар буенча йөреп, урыннарда яшьләр белән гәпләшәләр.


Узган атна азагында министрлык автобусы Яңа Чишмәдә булды. Мәдәният һәм ял паркында район үзәгендәге барлык учреждениеләрдән яшьләр җыелды, торак пунктлардан да килгән иделәр.
Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Ринат Садыйков һәм район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк яшь яңачишмәлеләрне җылы сәламләделәр.
“Ачык диалог форматында яшьләр үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә, идеяләрен тәкъдир итә алалар. Безнең өчен алар белән бәйләнеш-элемтә бик мөһим, - дип билгеләп үтте Ринат Садыйков.
Яшь яңачишмәлеләрнең сораулары байтак булды. Бу – район үзәгендә боз сарае булырмы, яшьләр өчен грантлар бармы, Шушма елгасында пляж кирәклеге, студентлар өчен тулай торакларда урыннар булуы, район үзәгендә гостиница, шулай ук яшьләр эшләре буенча бүлек өчен автобус кирәклеге, велосипедларны прокатка бирүне, күренекле спортчылар белән очрашулар үткәрүне оештыру турында һ.б. Иң актив яңачишмәлеләргә “Татарстан яшьләре” логотибы белән футболкалар тапшырылды. Барлык сораулар да яшьләр эшләре буенча министрлык хезмәткәрләре тарафыннан эшкәртүгә алынды.
Соңыннан министрлыкның яшь яңачишмәлеләр урын алган бизәлгән автобусы Яңа Чишмәнең Ленин урамы буенча үтеп, аннан Менделеевскига юл тотты.
Башка фотоларны безнең novoshishminsk.ru сайтында карагыз.

Азат МУСИН.
Автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев