Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яшьләр эшмәкәрлеккә омтыла

Бүгенге көндә бизнес-ул икътисадның двигателе һәм җәмгыятебезнең мөһим өлеше. Һәм бизнес алып барырга кече яшьтән өйрәнергә кирәк, дип саный Яңа Чишмә районындагы

Эшкуарлар фондының төбәк вәкиле Евгения Янова. Шуңа күрә Эшмәкәр көне алдыннан аның башына өлкән сыйныф укучылары арасында «Минем бизнес- идея»  конкурсын оештыру идеясе килгән.
Әлеге тәкъдим бик кызыклы булды, җиңүче проект ярты ел дәвамында район башлыгыннан аны тормышка ашыру өчен 15 мең сум грант алды. Әмма иң элек балалар өчен «Яшь эшмәкәр мәктәбе»ндә укулар оештырылды. Дәресләрне беренче тапкыр эксперимент сыйфатында үткәрделәр. -Без балаларга бизнес-проектларны ничек язарга кирәклеген аңлаттык, тәкъдимнәр, юнәлеш бирдек, ә алга таба алар үзләре булдырдылар, - дип сөйләде Евгения Янова. - Бюджет зур түгел-15 мең сум, аларга шуңа сыешырга кирәк иде.  Әлбәттә, теләк буенча алар үз акчаларын да кертә ала. Безнең «Яшь эшмәкәр мәктәбе» ндә районның тәҗрибәле шәхси эшмәкәрләре мастер-класслар бирә. Мәсәлән, Фәнил Саматов кебек. Соңгы дәрестә ул балаларга үзенең ничек бизнес белән шөгыльләнә башлавы турында сөйләде. Балалар аңа сораулар бирделәр. Бу җанлы диалогта алар идеядән алып тормышка ашыруга чаклы үз бизнесыңны ничек булдырырга кирәклеген белгәннәр. Районда әлегә яшь эшмәкәрләр күп түгел, аларны арттырырга кирәк. Балалар тарафыннан булдырылган бизнес – проектларны гамәлгә ашыру өчен инвесторлар табылыр дип өметләнәбез. Бәлки аларның идеяләре район эшмәкәрләренә ошар. Бәлки алар бу идеяне сатып алырга һәм әлеге бизнес белән шөгыльләнергә теләр. 
Проектны төзүгә күп вакыт бирелмәде, нибары өч көн генә, ләкин командалар башкарып чыга алды. Жюри составында проектларны яклауда эшмәкәрлек Советы әгъзалары да бар иде. Барлык проектлар да бик кызыклы булды. Проектны яклауда балалар эшне белеп, ышанычлы итеп, жюри сорауларына төгәл җавап бирделәр: нинди табыш алу, кем эшләячәк, нинди график буенча, чыгымнар статьялары буенча акчаны ничек бүләргә, сайлап алынган бизнесның актуальлеген, аның нәтиҗәлелеге, икътисади яктан файдалы булуын исбатладылар. «Яшь эшкуар мәктәбе» ндә укуларның алар өчен файдалы булуы сизелеп торды. Хәер, сораулар кайчагында четерекле иде, әмма алар җавап таба алды. Әлбәттә, жюри әгъзалары тагын да тирәнрәк уйларга, кирәкле нәтиҗәгә ирешү өчен төгәлрәк исәпләргә кирәклеге турында киңәшләр дә бирделәр.
Яңа Чишмә урта мәктәбеннән ике кыз татлы мамык һәм попкорн ясарга тели. Аларның ниятләре җитди. Аларга җиһазлар сатып алырга гына кирәк булачак. Әлеге бизнес белән алар үзмәшгульләр буларак теркәлә ала инде. Закон буенча үзмәшгульләр һәм хәтта шәхси эшмәкәр булып 14 яшьтән үк булырга мөмкин, бары тик әти-әниләрнең рөхсәте генә кирәк. 
Ленино мәктәбеннән ике иптәше белән бер егет "Альфредо” дигән яңгыравыклы исем белән кофейня ачарга уйлый. Планнар-реклама ярдәмендә компания брендын булдыру, җиһазлар сатып алу, авылның юл буе кафеларының берсендә бина арендалау. Укудан буш вакытларында график буенча эшләргә планлаштыралар. Жюри әгъзасы  Фәнил Саматов аңа соңгы продуктка бәяләр исәпләп чыгаруда хатасын күрсәтте: “Югыйсә сез бик тиз бөлгенлеккә төшәчәксез”, - диде ул.
Шахмай мәктәбе командасы, авыл балаларын җәлеп итү өчен, балалар мәйданчыгында ял һәм күңел ачу паркы уйлап таптылар. Анда кабартылган аттракционнар, татлы мамык, татлы ризыклар һәм туңдырма сату каралган.  Балалар аңа үз акчаларын да кертергә планлаштыралар.
Зирекле авылы егете туган авылында туңдырма сату буенча киоск ачарга һәм район үзәгенә чараларга әлеге продукт белән сәүдә итәргә йөрергә уйлый. Проектның «күркәм үзенчәлеге» - туңдырма кашык белән матур стаканнарда, җиләк-җимешләр белән булачак.
 Егет Яр Чаллы хладокомбинаты белән туңдырма массасы кайтартуга килешү төзергә ниятли. Ул эшкә хәтта үз хезмәт хакын да кертергә әзер, чөнки җәй саен көтүче булып эшли.
Черемухово Бистәсе кызлары район символикасы төшерелгән сувенир - продукция, атап әйткәндә, Черемухово мәктәбендә чүлмәк ясау түгәрәгендә керамика һәм фарфор әйберләре ясарга булдылар. Бизнес буенча партнер - Балалар иҗаты үзәге. Кибет, ярминкәләрдә гадәти сатудан тыш, кызлар үз продукцияләрен социаль челтәрләрдә дә таратырга ниятли. Күбрәк табыш алу өчен аларга сату базарын район чигеннән тыш та киңәйтергә киңәш иттеләр.
Яңа Чишмә гимназиясе укучыларының «Бизнес-идеясе " - балалар бәйрәмнәрен оештыру, ә алар үзләре аниматорлар ролен алачак. Өстәвенә, Яңа Чишмәдә моның белән шөгыльләнүчеләр юк, шуңа күрә район халкы Чистай шәһәрендәге аниматорлар шәхси агентлыгына мөрәҗәгать итә.
Бизнес-проектларны яклау балаларның барысы да эшкә әзер булуын һәм башлаган эшне ахырына кадәр җиткерергә планлаштыруларын күрсәтте. Ә 15 мең сумлык грантка Яңа Чишмә урта мәктәбе командасының бизнес-идеясе ия булды. 
Балаларның перспективалы проектлары Эшмәкәр көнендә актив каралды. Һәр команданың үз кураторы-район эшмәкәре бар иде. Барлык алты команда да төрле номинацияләрдә бүләкләнде, ә район башлыгы Вячеслав Козлов булачак бизнесменнарга проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итәргә вәгъдә итте.
Ольга ИВАНОВА 
Автор фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев