“Йолдызлы бал“
25 июньдә Яңа Чишмәдә район мәктәпләрен тәмамлаган 62 чыгарылыш сыйныф укучысы өчен чыгарылыш балы булып узды.
Менә алар, бик матур киенгән, талантлы, акыллы, спорт сөюче егет һәм кызлар, олы тормыш юлына аяк басып, үзләренең бала чаклары белән хушлашалар, үз хөрмәтләренә үткәрелгән “Йолдызлы бал“да сыйныфташлары, укытучылары белән үзләрен соңгы тапкыр бер бөтен итеп хис итәләр.
Сәхнә түренә залдагыларның көчле алкышлары астында сыйныф җитәкчеләре белән гимназия, Яңа Чишмә, Шахмай, Черемухово, Ленино мәктәпләре, Зирекле лицееның чыгарылыш сыйныф укучылары күтәрелде. Тамаша залында иң почетлы урыннар тантана сәбәпчеләре һәм аларның әти-әниләре өчен әзерләнгән иде.
Беренче булып сүз алган район мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Еронтьев: - Туган мәктәбегезне, һәрвакыт сезне игътибар белән тыңлап, ярдәм кулы сузган укытучыларыгызны онытмагыз, - диде. Район башлыгы Вячеслав Козлов, район яшь кадрларга мохтаҗ, дип, егет-кызларга хәерле юл теләде, туган район һәм авылларын онытмаска кушты.
Район чыгарылыш балы гадәттәгечә аерым бер атмосферада үтә. Яшьлек бәйрәме , яшь көчләр һәм кайнар йөрәкләр, чыгыш ясаучылар да үзләрен иркен тота, тартынмый, кирәкле сүзләрне дә уйлап торасы юк, алар йөрәк түреннән агыла да агыла.
Сыйныф җитәкчеләре Максим Сальцин һәм Фәридә Вәгыйзова, чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре, РҮХ баш табибы Рафис Вафин һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Леонид Богомолов балаларга изге теләкләрен җиткерделәр. Әлеге оешма җитәкчеләре үз гомерләрен табиб һәм авыл хуҗалыгы белгечлеге белән бәйләргә теләүче егет һәм кызларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Күз яшьләре аралаш балалар үзләренең әти- әниләренә багышланган шигырьләр сөйләделәр, укытучыларына – үзләренә үсәргә, белем алырга булышкан, тәрбияләгән кешеләрнең барысына да рәхмәтләрен белдерделәр. Аеруча да 12 чыгарылыш укучысының – алтын медальгә ия булучыларның әти-әниләре рәхмәт сүзләренә лаек. Бу балалар уку отличниклары гына түгел, ә актив һәм иҗади яктан сәләтле шәхесләр дә. Сәхнәдә аларга чәчәкләр һәм кызыл аттестатлар, ә әти-әниләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Әлбәттә, музыкаль бүләкләр дә бар иде: балалар сәнгать мәктәбеннән, РМЙ һәм мәгариф бүлегеннән, Шахмай мәктәбенең чыгарылыш укучыларыннан (быел бары тик малайлар гына мәктәпне тәмамлаган) кавказ биюе, гимназиячеләр вальсы, Яңа Чишмә урта мәктәбеннән бию, зиреклеләрдән гитарага кушылып җыр башкару, әниләр ансамбленнән күңелләрне йомшарта торган җыр да ямь өстенә ямь булды.
Чыгарылыш укучыларының күпчелеге районның мәдәни тормышында актив катнашкан, аларга мәдәният бүлегеннән Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Экранда балачак слайдлары күрсәтелде. Укучылар алар белән хушлашты...
Сәхнәдә яшьлек символы – һава шарлары белән финал җыры яңгырады. Укучылар һәм бәйрәм кунаклары шарлар тотып Яңа Чишмәнең төп урамыннан мәдәният һәм ял паркына кадәр үттеләр. Алар монда барысы да берьюлы шарларны һавага очырдылар...
Паркта аларны популяр эстрада җырчысы һәм ди-джей Алексей Котлов концерты белән мәдәни программа көтте. Ул бер генә җыр башкарырга өлгерде, утны өзделәр. Шуннан соң укучылар артистка үзләренең гитарасын суздылар һәм, ут ясаган арада, җырлар микрофонсыз гына яңгырады. Артист тирәсендә шунда ук дустанә түгәрәк оешты, барысы бергәләп гитарага кушылып җырладылар. Бу бик шәп килеп чыкты.
Паркта чыгарылыш укучыларын бүләкләү тантанасы дәвам итте. Районның яшьләр җәмәгать берләшмәсе активистлары Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде. Чыгарылыш кичәсе көнендә паркта төнгә кадәр музыка тынмады...
Ольга Иванова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев