“Йолдызлы балачак” фестивале
Балаларның җәйге ялларын оештыру максатыннан, 25 июль көнне Тубылгы Тау авыл мәдәният йорты каршында “Йолдызлы балачак” иҗат фестивале узды, - дип яза редакциягә Тубылгы Тау АМЙ мөдире Айгөл Вафина.
- Әлеге ижат фестивале быел әле беренче генә мәртәбә уздырыла, шуңа да карамастан, ул балалар арасында киң яңгыраш тапты. Фестиваль барышында балалар җыр-моңга, нәфис сүз өлкәсендә үзләренең осталыгын күрсәтте. Фестивальдә барлыгы 18 талантлы бала катнашты. Бәйрәмгә ямь өстәп, Әдәмсә авылыннан махсус кунаклар чакырылды. Яшь, талантлы биюче Рәзилә Әхмәтҗанова һәм “Мини- мисс Татарстан” титулына ия булган Әмирә Зарубиналар үзләренең чыгышлары белән тамашачыны таң калдырды. Әлеге фестиваль киләчәктә Тубылгы Тау авылының брендына әйләнер дип ышанып калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев