Мәгариф
“Йөрәгемне балаларга бирәм“
23 марттан 24 енә чаклы Казанда 90 финалчы катнашында "Тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр" дип аталган һөнәри осталык Республика конкурсының финалы булып үткән. Яңа Чишмә районыннан "Йөрәгемне балаларга бирәм" номинациясендә призер булган БИҮ педагогы Ольга Добрынина финалга үткән.
Конкурс сынаулары программасында "Тәрбия серләренең" визит карточкасы", укучылар белән ачык дәресләр, видеороликлар конкурсы, балаларны тәрбияләү һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә программаларны һәм проектларны яклау, ТР Премьер - министры урынбасары, ТР мәгариф һәм фән министры Р.Т. Борһанов катнашында "Тәрбия - киләчәккә караш" дип исемләнгән "түгәрәк өстәл" булган.
Безнең педагог Ольга Добрынина "Казанская Ратуша" дип аталган тантаналы чарага чакырылып, финалчы дипломы белән бүләкләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев