Мәгариф
ЮХК буенча мөһим дәрес
23 декабрьдә Ленино урта мәктәбендә ЮХК буенча гомум мәктәп дәресе булып үтте. Аны ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ ЮПХ-нең аерым батальон ротасы командиры, полиция капитаны Руслан Шәймарданов үткәрде.
Укытучыларга һәм укучыларга җәяүлеләр тайпылышсыз үтәргә тиешле юл куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында искә төшерделәр.
Алар аеруча да сак булырга: йөри торган юлга чыгар алдыннан юлның куркынычсыз булуына инанырга тиешләр.
Яктылыкны кире кайтаручы элементлардан файдалануга аерым игътибар бирелде. Якын ара өчен уты (ближний свет) кабызылган фаралы автомобиль хәрәкәт иткәндә, шофер караңгыда җәяүле кешене 50 метр арада күрә ала. Бәрдерүне булдырмый калу өчен бу җитәрлек түгел. Әгәр дә җәяүленең киемнәрендә яктылык кайтаручы элементлар булса, бу ара 200 метрга кадәр арта.
Әлеге мәгълүмат барлык авыл халкына җиткерелергә тиеш.
Мондый мөһим дәрес өчен Ленино авылы очраклы гына сайланмаган: авыл буеннан күп санлы транспорт үтеп йөрүче федераль юл уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев