Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Үз эшләренең осталары

Акбүре авылы “Кояшкай” балалар бакчасы 1989 елда үз ишекләрен ачып, халыкка хезмәт күрсәтә башлады.


 Ачылган көннән башлап бүгенгесе көнгә кадәр анда хезмәт сөючән, балаларны яратучы хатын-кызлар: Хәсәншина Гөлсирә, Шәйхетдинова Рәфисә, Мотыйгуллина Ризидәләр хезмәт куя. Алар үз эшләрен яратып, җиренә җиткереп башкаралар.
Шуларның берсе, Шәйхетдинова Рәфисә балалар бакчасына 1990 елда, Чистай педагогия көллиятен тәмамлагач, үзе дә әле бала гына булган кыз, тәрбияче булып эшкә кайта.
Бәлки, 2-3 ел эшләрмен дә, калага китәрмен, дип уйлагандыр ул, ләкин язмыш үзенчә хәл итә: тумышы белән күрше Аксубай районы, Яңа Ибрай авылыннан булган кыз безнең авылда үз тиңен очрата – Сәлим белән таныша, тормыш корып, Акбүредә яшәп тә, эшләп тә кала һәм бүгенгесе көнгә кадәр, һөнәренә тугры калып, тәрбияче булып эшләвен дәвам итә. Балалар бакчасында балаларны тәрбияләү һәм мәктәпкәчә белем бирү буенча билгеле бер өзлексез эш алып бару – Рәфисәнең төп бурычы.
Ул төрле уен-алымнар кулланып, балаларны татар һәм рус телләрендә аралашырга өйрәтә. Җыр, бию, рәсем сәнгатенә дә зур урын бирелә. Үзләренең җырлары, биюләре белән балалар “Йолдызлык” конкурсында катнашып, Мактау грамоталарына лаек булдылар. Район буенча үткәрелгән конкурсларда да актив катнашып призлы урыннар алалар.
Рәфисә авыл җирлеге Советы тарафыннан “Ел хатын-кызы” конкурсына сайлап алынды һәм бик уңышлы чыгыш ясады. Тормыш иптәше белән алар өч бала тәрбияләп үстерделәр. Кызлары инде әби-бабай итәргә дә өлгерде үзләрен. Күптән түгел Рәфисәнең гомер бәйрәме - туган көне булып узды. Балаларыбызны тәрбияләүдә зур хезмәт куйганы өчен без аңа олы рәхмәтебезне белдерәбез һәм исәнлек-саулык, гаилә бәхете телибез.
Бер төркем әти-әниләр исеменнән 
Гөлзидә Җәләлетдинова,  Акбүре авылы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев