Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Зирекле «Аҗаган» клубы тәрбияләнүчеләре «ВАТАН» фестивалендә җиңү яулады

«ВАТАН» Республика халык иҗаты яшьләр фестиваленең финалы 19 декабрьдә Казан шәһәренең А. Гайдар исемендәге яшьләр үзәгендә узды.

Конкурсның зона этабын узып, финалда Зирекле авылының «Аҗаган» яшүсмерләр клубында тәрбияләнүчеләр декоратив - кулланма сәнгать һәм нәфис сүз номинацияләрендә чыгыш ясадылар.
Кулланма сәнгать номинациясендә 7-12 яшьлек кече яшь категориясенең «Чәйләрегез тәмле булсын» күргәзмәсе белән «Оста куллар» коллектив эше җиңүче дипломына лаек булды.
2 нче урынны «Татар кызы» эше белән Габетдинова Камилә, «Калфак» һәм «Йокла, йокла үскәнем» коллективлары яулады (Җитәкчесе Вәлиева Г. Г.).
Нәфис сүз номинациясендә Диана Гаффарова һәм Алинә Сәлимова уңышлы чыгыш ясадылар. Алар катнашучылар дипломнары белән бүләкләнде (Җитәкчесе Нуриева Р. Ш.).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X