Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Зирекле лицее директоры Айрат Хамәтвәлиев: «Грант - безнең хезмәткә югары бәя бирү ул»

Күптән түгел Зирекле лицее 500 мең сумлык грант алган иде.

ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстан халыклары телләрен, гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятләрен саклау һәм үстерү проектларын тормышка ашыруда мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү оешмаларына ярдәм итү буенча грантлар конкурсы гамәлгә куелды.

Конкурс кысаларында грантларны барлыгы 100 балалар бакчасы һәм 100 мәктәп алган. Алар арасында Яңа Чишмәдәге «Алтын ачкыч» балалар бакчасы һәм Зирекле лицее дә бар. Лицей директоры Айрат Хамәтвәлиев шуны билгеләп үтә:

- Әлеге грант бездә укучы балаларны тәрбияләү өлкәсендәге хезмәтебезне югары бәяләү ул. Бу инде икенче грантыбыз, әгәр 2020 елда беренчесен алу өчен укыту эшчәнлегендә без ирешкән югары нәтиҗәләрне тәкъдим итү таләп ителгән булса, быел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында лицейның эш планы, безнең тарафтан үткәрелгән чаралар турында фотоотчет һәм шушы чаралар хакындагы материалларны интернет - ресурсларда бастырылуның сылтамалары. Лицейда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буенча 80нән артык чара планлаштырылган, шуларның 60ы инде үткәрелгән.

Беренче грант акчаларына без 6 кабинет өчен проекторлар һәм экраннар, административ персонал өчен 3 моноблок, 2 МФУ һәм туган тел кабинеты өчен стендлар сатып алдык. Икенче грант акчасына 5 кабинет өчен җиһазлар һәм информатика кабинеты өчен компьютерлар сатып алырга ниятлибез.

Мондый грантлы бәйгеләр - мәктәпнең матди-техник базасын яңарту өчен яхшы мөмкинлек. Өстәвенә, бәйгеләрдә зур һәм аз комплектлы мәктәпләр дә катнаша ала. Быел Татарстанда әлеге грантны укучылары 100дән дә азрак булган 20 мәктәп алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев