Берьюлы дүрт лицей укучысы төрле конкурсларда җиңү һәм призлар яулаганнар.
Руфинә Садыйкова һәм Джемшит Азадов «Мәктәп белеменнән фәнни эзләнүгә» Республика фәнни-тикшеренү конференциясендә призер булганнар.
8 сыйныф укучысы Земфира Таһирова «Инглиз теле һәм без» фәнни-тикшеренү эшенең муниципаль этабында 3 урынны яулаган.

8 сыйныф укучысы Таңсылу Вафина Халыкара конкурсының «Сөйләм байлыгы» номинациясендә 1 нче дәрәҗә дипломга ия булган (фәнни җитәкчесе Резидә Газыймова) һәм татар язучысы Фәнис Яруллинның иҗатына багышланган Республика фәнни-гамәли конференциясендә 2 урын яулаган.


Нет комментариев