Зирекле лицее укытучысы Люция Шакирова: «Минем өчен үз һөнәрем эш түгел - ул тормышымның мәгънәсе»
Элек-электән укытучы һөнәре иң мөһим һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе булып танылды.
Мәктәптә очраклы кешеләр, кагыйдә буларак, озак тоткарланмый. Биредә үз эшләренең энтузиастлары эшли.
Шакирова Люция Вахит кызы 1982 елның 30 маенда Яңа Чишмә районының Зирекле авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач, Алабуга дәүләт педагогика институтына математика укытучысы белгечлеге буенча укырга керә.
Люция Вахит кызы туган авылында - Зирекле лицеенда математика укытучысы булып 21 ел эшли инде. Ул үзен фәнне тирәнтен белүче, киң эрудицияле, укучылар психологиясен яхшы аңлаучы, югары педагогик осталыгы белән аерылып торган укытучы итеп күрсәтә. Аның эш принцибы: һәр укучының эшен күрә белергә, мәсьәләләрне мөстәкыйль хәл итү юлларын табарга өйрәтергә һ.б. Л. В. Шакированың укучылары 2019 елда математика буенча Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабы җиңүчеләре, 2020 елда математика буенча Бөтенроссия олимпиадасының республика этабы призерлары, 2020 елда математика буенча «Эрудит» республика олимпиадасы призерлары.
Люция Вахитовна «Укытучы - мастер» республика грант конкурсында җиңүче, быел ул «Ел укытучысы - 2022» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабында призер булган һәм республика зона этабында уңышлы чыгыш ясаган.
«Укытучы минем өчен һөнәр, эш, мавыгу түгел, ул минем тормышымның мәгънәсе, күңелемдә аерым бер урын алып тора, ул минем яшәү рәвеше», - диде Люция Вахитовна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев