Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Зиреклеләр - республика турниры призерлары

2021 елның 27 - 28 ноябрь көннәрендә Татарстанның VII республика химия турниры булып узган. Анда Татарстан Республикасының мәгариф оешмаларында белем алучы укучылар катнашкан.

Интеллектуаль-иҗади уеннарда катнашып, укучыларга химия буенча белемнәрен генә түгел, ә зирәклеген, тапкырлыгын, ихтыяр көчен, команда рухын да күрсәтергә туры килгән.

Безнең район данын Зирекле лицееның 8 ,10 һәм 11 сыйныф укучылары Миргазов Рамил, Фәттахов Инсаф, Кадыйров Шамил һәм Азадов Җәмсид яклаган һәм мактаулы III урынны яулаганнар.

Укучыларны турнирга әзерләгән химия укытучысы Сабанаева Нәфисә Ариф кызына һәм чарада катнашкан балаларга рәхмәт белдерәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев