Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

3000нән артык яңачишмәле коронавирустан ревакцинация ясаткан

Яңа Чишмә районына 11650 доза вакцина кайткан, коронавирустан 11130 кеше прививка ясаткан, районда вакцина запасы бар.

-Хәзергесе вакытта яңачишмәлеләр ревакцинация буенча да активлык күрсәтәләр (бу алдагы прививка белән эшләнгән иммунитетны саклау өчен кабат прививка), - дип билгеләп үтте атналык планеркада РҮХнең баш табибы вазыйфаларын башкаручы Наталья Роменская. - Декабрь башына районның 3000нән артык кешесе кабат прививка ясатты. Вакцинацияне без «Спутник V» препараты белән ясыйбыз (Гам-КОВИД-Вак – бу теркәү атамасы). Әлеге вакцина ике компонентлы, беренче дозадан соң өч атна узгач икенчесе ясала. Район халкының барысын да вакцинация һәм ревакцинациягә чакырабыз.

Татарстанда коронавирус белән авыраучылар саны кискен кала бирә. Көн саен 240-250 яңа COVID-19 очрагы теркәлә. 1 декабрьгә барлыгы 38 меңнән артык зарарлану очрагы теркәлгән. Соңгы атнада 65 кеше, ә барлыгы 1240 кеше үлгән.

Яңа Чишмә районында 2021 елда коронавирус белән 77 кеше авырды, шул исәптән соңгы атнада 10 кеше (агымдагы елның ноябрендә – 16 кеше). 2020 елның ноябре белән чагыштырганда авырулар саны күпкә югарырак.

Соңгы атнада авыруларның 10сы 18 яшьтән 35 яшькәчә, дүртесе - 35тән 50 яшькә кадәрге, бишесе – 51дән 60 яшькә кадәр һәм өчесе – 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр. Күргәнебезчә, авыру яшьләрне дә кызганмый.

Бер атна эчендә шулай ук хастаханәдән тыш пневмониянең 11 очрагы теркәлгән, 9 кеше РҮХ стационарында, икесе Чистайның ковид госпиталендә.

Яңа Чишмә районында җәмәгать урыннарында, транспортта, кибетләрдә санитар кагыйдәләрнең үтәлешен тикшерү буенча рейдлар дәвам итә. Хәбәр иткәнебезчә кафе - рестораннарга, «Олимп» УСЗ, «Жемчужина» йөзү бассейнына, «Домой» һәм «Смешные цены» кибетләренә, шулай ук «KINOMAKS» кинозалына керү фәкать QR - кодлар буенча гына. Шулай ук җәмәгать транспортында йөрү өчен дә QR-кодлар кирәк.

Без барлык район халкын санитар куркынычсызлык чараларын төгәл үтәргә, прививканы ясатырга һәм бу чаралар белән үзебезне һәм якыннарыбызны әлеге куркыныч һәм мәкерле авырудан сакларга чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев