Тантаналы ачылу, лента кисү, беренче уеннар, балаларның шатлыклы тавышлары — барысы да бәйрәм рухында үтте.

Балалар өчен күңелле эстафета уеннары үткәрелде. Алар уйнадылар, рәхәтләнеп йөгерделәр, биеделәр.
"Яңа мәйданчык авылыбызга ямь өстәде, яшьләргә сәламәт яшәү рәвеше өчен яңа мөмкинлекләр тудырды. Авыл Советы откан грант исәбенә ясалган бу мәйданчык гади генә спорт һәм уен урыны түгел. Бу — безнең балаларыбызның сәламәтлегенә, киләчәгенә һәм елмаюларына керткән өлеш. Биредә балалар волейбол, баскетбол уйнап көч җыячак", - дип хәбәр итә безгә Акъяр мәдәният йорты җитәкчесе Рамилә Халикова.
Нет комментариев