90 яшенә якынлашуына карамастан, ул бүген дә хәрәкәттә, бакчасында гөрләтеп яшелчә үстерә, көзге уңышны җыя.
Сүз — Зирекле авылында гомер кичерүче Миннегаян Мингали кызы Хөснетдинова (Газыймова) турында бара.
Миннегаян апаның йортында һәрвакыт тәртип, күңелендә — яктылык. Ул бүген дә яшьләргә үрнәк булып тора. Аның өчен хезмәт — ул яшәү чыганагы гына түгел, ә тормышның мәгънәсе.
— Кеше эшләргә тиеш, — ди ул. — Эшләгән кеше авырлыкларга бирешми.
Миннегаян апаның тормыш юлы — сугыш чоры балаларының күпчелеге өчен хас булган авырлыкларны, әмма шул ук вакытта көчле рухлылыкны һәм хезмәткә тугрылыкны күрсәтә. Ул 1946 елда әтисенең сугыштан исән кайтуын иң зур бәхет дип саный. Мәктәп елларында ук кыр эшләрендә катнашу, уку өчен түләү кирәклеге — болар барысы да аның яшьлек хатирәсендә тирән эз калдырган.

Миннегаян апа 1936 елның 15 сентябрендә Мингали һәм Хәбибә гаиләсендә дөньяга килә. Гаилә ишле була: биш малай һәм өч кыз. Миннегаян — бишенче бала.
— 1941 елда сугыш башланганда, миңа 5 яшь иде. Әтием 1943 елга кадәр комбайнчы буларак «брон» белән калдырылды, соңрак сугышка алынды.
Аны Фатыйма апа ат белән Яңа Чишмәгә илтеп кайтканын бүген дә хәтерлим, — дип искә ала ул. Без әни янында 8 бала калдык. Бар эшләрдә кул көче белән иде билгеле.
— Көннәр караңгы, шомлы, әниләрнең йөзләре моңсу иде. Олылар көне буе басуда, ә без, кечкенәләр, алар янында. Мин энеләремне карыйм, арба белән басуга әни янына алып барам. Урак белән ашлык ура идек, абыйлар белән печән ташыдык. Авыр булса да, бер-беребезгә терәк булып яшәдек, — дип сөйли Миннегаян апа.
Мәктәп еллары һәм яшьлек
1946 елда әтисенең исән-сау кайтуы гаилә өчен иң зур бәхет була. Тормыш әкренләп җайлана башлый. Мәктәп елларын да ул сагынып искә ала:
— Беренче укытучыбыз Нургаян апа бик киң күңелле, балаларны яратучан кеше иде. 7 сыйныфтан соң уку түләүле булды, елына 15 сум түләп укыдык. Шулай да укуга омтылыш зур иде.
Сирәк кенә кичке уеннарга чыккаладык. Иптәш кызларым Закирә, Маһирә белән кич утырырга бергә йөри идек.
Гаилә тормышы
10 классны тәмамлаганнан соң 1957 елда Миннегаян Габдулла исемле егеткә кияүгә чыга. Үзләренә өй салып чыгалар. Күп итеп мал-туар, кош-корт асрыйлар. Алар өч бала тәрбияләп үстерәләр. Кайнанасы Галимә апа белән 30 ел тату яшәүләрен ул зур рәхмәт белән искә ала: «Ул мине Лениногорск медучилищесына бер каршылыксыз укырга җибәрде, һәрвакыт ярдәм итте».

Хезмәт юлы
1963–1965 елларда Лениногорск медицина училищесында белем алгач, 1966 елдан Миннегаян апа Зирекле авылы больницасында эшли башлый. 28 ел дәвамында ул бер генә урында — үз авылының сәламәтлек саклау участогында хезмәт куя. Аның хезмәт кенәгәсендәге бердәнбер язу — кешеләргә булган чиксез мәхәббәтенең һәм һөнәренә тугрылыгының дәлиле.
— Баш врач Хәлидә апа мине эшкә алды, күп нәрсәгә өйрәтте. Аннан соң яңа больница төзелде, гомеремнең иң матур еллары шунда узды. Дезинфикатор, автоклавта эшләдем, Чистайга барып курслар үттем. Хезмәт ветераны. Местком председателе булып, хезмәткәрләрнең хокукларын якладым. Чистай шәһәрендә Почет тактасына кую — минем өчен аерым горурлык булд. Бу минем хезмәтемнең танылуы иде. 1966 елдан башлап, бер урында эшләп, мин күп кешеләргә ярдәм иттем.
Миннегаян апа — бүгенге көндә биш онык һәм ике оныкчыкның яраткан әбисе. Тормыш иптәше Габдулла абый 2005 елда вафат булса да, аның якты истәлеге гаиләдә һәрчак саклана. Гаиләнең төп кыйммәте — бер-берсенә ярдәм итү һәм туганлык җепләрен ныгыту.
Миннегаян апа белән Габдулла абый тәрбияләп үстергән балалары да бүген үз юлларын тапкан, тормышта үз урыннарын булдырганнар. Олы уллары Илгизәр Себердә яши. Кызлары Илсөяр әнисе юлыннан китеп, изге һөнәр — шәфкать туташы юлын сайлаган. Илгизә дә үз гаиләсен корып, бәхетле гомер кичерә.

Миннегаян апа — балаларының акыллы киңәшчесе, оныкларының иң кадерле кешесе. Аның һәр сүзе — тормыш тәҗрибәсе белән сугарылган кыйммәтле нәсыйхәт. «Эшләгез, хезмәт кешене бизи, ә сабырлык — иң зур байлык», — дип кабатларга ярата. Чын мәгънәсендә бәхетле һәм мәгънәле гомер дип менә шуны әйтәләрдер.
— Хәзерге тормышыбыз бик рәхәт, Аллага шөкер. Инде моннан соң сугыш афәтен беркем дә күрмәсен, илебез тыныч булсын, — ди ул. Ул үткәннәргә үпкәләми, киресенчә, һәр мизгелне кадерләп яши. Аның йортында һәрвакыт җылылык, матурлык, тәртип, чисталык, табынында — үз куллары белән пешергән ризыклар.
Исәнлек-саулык, җан тынычлыгы һәм якыннарыгызның кадер-хөрмәтендә озын гомер кичерүегезне телибез!
Нет комментариев