«Нур» халык театры Әлмәт сәхнәсендә «Пар аккош» драмасы белән уңышлы чыгыш ясады
Район яңалыклары

«Нур» халык театры Әлмәт сәхнәсендә «Пар аккош» драмасы белән уңышлы чыгыш ясады

Татарстанда Шамил Закиров исемендәге XXVI «Идел-йорт» төбәкара театр коллективлары конкурсының зона этабы башланды

Татарстанда Шамил Закиров исемендәге XXVI «Идел-йорт» төбәкара театр коллективлары конкурсының зона этабы старт алды. Быел әлеге масштаблы иҗади бәйге Россиядә - Халыклар бердәмлеге елы, Татарстанда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында уза.

 

Конкурсның сайлап алу этабына Татарстанның 40 районы һәм шәһәреннән барлыгы 64 гариза кабул ителгән. Оештыру комитеты әгъзалары алар арасыннан икенче этапта катнашу өчен 32 спектакльне сайлап алган.

 

  • Зона турлары республиканың профессиональ дәүләт театрлары сәхнәләрендә 14 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Зона караулары нәтиҗәләре буенча киләсе этапта катнашу өчен иң яхшы 12 спектакль сайлап алыначак.

 

14 сентябрь конне Тубылгытау авылы мәдәният йортының «Нур» халык театры Гөлшат Мөхәммәдшинанын «Пар аккош» драмасы белэн Әлмәт драма театрында узган зона этабында уңышлы чыгыш ясадылар.

14 сентябрь конне Тубылгытау авылы мәдәният йортының «Нур» халык театры Гөлшат Мөхәммәдшинанын «Пар аккош» драмасы белэн Әлмәт драма театрында узган зона этабында уңышлы чыгыш ясадылар.

 

Жюри әгъзалары «Нур» үзешчән халык театрының Татарстанның Яңа Чишмә районы Тубылгы Тау авылында уңышлы эшләп килүче танылган иҗат коллективы булуын искәрттеләр; әлеге театрның, үзешчән булуына карамастан, уңышлы эшчәнлеге һәм югары сәхнә осталыгы өчен рәсми рәвештә «Халык театры» исемен йөртүен, театр артистларының — авылның төрле өлкәләрендә эшләүче яисә лаеклы ялдагы театр сөюче үзешчәннәр булуын ассызыкладылар; алар татар драматургларының классик һәм заманча пьесаларын сәхнәләштереп, район сәхнәләрендә һәм республика күләмендәге төрле үзешчән театр фестивальләрендә авыл данын яклыйлар, дип мактадылар.

 

«Нур» халык театрына унышлар теләп калабыз.


Нет комментариев