Архангел Бистәсеннән махсус хәрби операциянең ике сугышчысының әнисе
Яңа Чишмә районында газетабызның «Район горурлыгы» рубрикасы астында яктыртыла торган «Татарстан Геройларының әниләре» проекты кысаларында «Офицер хатыннары берлеге» төбәкара иҗтимагый оешмасы уллары илне яклап яуга киткән аналар турында язуын дәвам итә. Шуларның берсе - Архангел Бистәсе авылыннан Наталья Васильевна.
.jpg)
Аның дүрт улы бар. Икесенең язмышы махсус хәрби операция белән тыгыз бәйләнгән.
Башта анда икенче улы Алексей китә. 2022 елда, мобилизация башлангач, 23 яше тулмаган егеткә чакыру килә. «Тихий» позывное астында сапер булып хезмәт итә ул. Өч ел диярлек, 2025 елның язына кадәр, ул «тасма артында» булган — миналардан арындыру, инженер разведкасы, сугышка керүләр. Бу вакытта аны өйдә хатыны һәм өч яше дә тулмаган килеш калган кечкенә улы көтә.
.jpg)
Барысы да бер көн эчедә үзгәрә. Хәрби бурычын үтәгәндә Алексей һәм аның сугышчан иптәше минага эләгеп шартлыйлар. Икесе дә исән кала, ләкин бик каты яраланалар. Алексей ике аягын да югалта. 2025 елның язын ул инде Мәскәү госпиталендә каршылый. Нәкъ менә шунда дәваланган вакытында ул үзенең икенче тапкыр әти булуы турында белә. Алексей ампутациядән соң яңадан яшәргә өйрәнгән арада, аның хатыны бала таба. Ул терелеп кайткач кына нәни кызын кулына ала, үсеп җиткән улын кочаклый.
Бүген Алексей бирешми. Ул Чистай хәрби комиссариатында эшли, гаиләсе өчен йорт сала, хатыны белән ике бала тәрбияли. Күрсәткән батырлыгы өчен дүрт бүләккә лаек була, алар арасында - Суворов медале һәм Батырлык ордены. Ләкин ул үзе сугыш турында теләмичә генә сөйли. Еш кына иңгә-иң куеп хәрби бурычларын үтәгәндә бергә минага эләгеп шартлаган иптәшен искә ала. Дусты госпитальдән дәваланганнан соң киредән фронтка кайта һәм бераздан һәлак була... Аның турындагы истәлек Алексей белән мәңгегә калачак.
Өченче улы Дмитрий контрактны күптән түгел генә төзегән. 4 октябрьдә аңа 19 яшь тула. Алексей белән ни булганын белсә дә, ул абыйсы эзләре буенча киткән. Бүген Дмитрий инде анда, «тасма артында». Кем булып хезмәт итә — гаиләдә әйтмиләр, нечкәлекләрен дә ачмыйлар. Ләкин факт факт булып кала: ул бу карарны үзе кабул иткән.
Наталья Васильевнаның олы улы Яңа Чишмәдә яши, ә дүртенчесе, иң кечесе, әлегә бишенче сыйныфта укый. Ул әле бала гына, әмма сугышның нәрсә икәнен белә инде — абыйларының сөйләве, шалтыратулар буенча, әнисенең шәмнәр кабызып, икона янында дәшми басып торулары буенча.
- Дмитрий өчен мин көн саен Ходайдан сорыйм. Кире кайтсын өчен. Исән генә булсын, - ди Наталья Васильевна. - Алексей кире кайтты, ләкин нинди бәягә... Тик ул молодец, төшенкелеккә бирелми. Эшли, йорт сала. Мин аның белән горурланам. Дмитрий белән дә.
Фотопроектны төшерүгә Наталья Васильевна килене һәм оныклары белән килде.
— Студиядә аларны күргәч, аларның ничек дус булулары һәм бер-берсенә ярдәмгә әзер торулары мине гаҗәпләндерде, - дип сөйли проектның Яңа Чишмә районындагы инициаторы Эльвира Үзбәкова. - Алексейның балалары мәхәббәт һәм кайгырту атмосферасында үсә. Әби дә, әни дә, әти дә — барысы да янәшә. Бу бик кыйммәт тора.
«Район горурлыгы» проекты нәкъ менә шундый тарихлар өчен булдырылган — пафоссыз, ләкин хөрмәт белән. Һәр сугышчы артында аны кеше итеп тәрбияләгән әнисе һәм аны хәтта ерактан җылыткан гаиләсе тора.
Наталья Васильевнаның уллары - плакаттагы геройлар түгел. Бу үз эшләрен үзләре сайлаган тере кешеләр. Һәм бу, мөгаен, иң мөһимедер.
Дмитрий исән-сау әйләнеп кайтсын. Хәзер анда булган һәркем җиңү белән өенә кайтсын. Ә без шуны истә тотарбыз: аларның һәркайсы артында — төннәрен йокламый, ышана һәм көтә торган ана.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев