Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Эшкә сәләтен югалткан кешеләр үзләрен спортта таба

Кайчандыр аяксыз калган Валерий Симонов, кыенлыкларны җиңеп, бернигә дә карамастан, үз тормышын кызык итә алган көчле ихтиярлы кеше.

Эшкә яраклылыгын югалткан кешеләрне реабилитацияләү проблемасы үзенең актуальлеген югалтмый. Киресенчә, ул елдан-ел кискенләшә бара, чөнки инвалидлар саны даими артып тора. Спорт дәресләренең мондый кешеләр тормышына ничек йогынты ясавы турында Яңа Чишмә спорт мәктәбе директоры Ольга Роменская сөйләде.

-Инвалидлар саны арта барган шартларда, аларның тормышка җайлашу проблемасына җәмәгатьчелек игътибары да арта диярлек. Мондый адаптация алымнарының берсе булып, аларны физик культурага җәлеп итү тора.

Беренче карашка, бу сәер тоела. Күбесенә эшкә сәләтсез кешенең спорт белән шөгыльләнә алуын күз алдына да китерүе кыен. Асылда, моңа гаҗәпләнәсе юк, чөнки инвалидларның физик активлык күрсәтү мөмкинлеге бар. Сәламәт спортчылар кебек үк булмаса да, алар төрле дисциплиналарны уңышлы үзләштерә алалар. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тормыш сыйфаты сау-сәламәт кешенең яшәү рәвешеннән бик нык аерылып торганы турында бәхәсләшү кирәк түгелдер, мөгаен. Аларга көн саен күп төрле каршылыкларны җиңәргә туры килә, шуңа андый кешеләр күңел төшенкелегенә бирелергә мөмкиннәр. Мондый очракта аларга ярдәмгә спорт килә, ул тормышның бәхетле була алуына ышанычны ныгытырга, яңа дуслар һәм җәмгыятьтә үз урыныңны табарга ярдәм итә.

Спорт дәресләре мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә үз тормышларын үзгәртергә һәм чыдамлырак булырга ярдәм итә.

Екатерина Бистәсендә яшәүче Валерий Симонов, моның ачык мисалы булып тора. Ул 20 яшендә аяксыз калган, сәламәтлеген югалтудан җан әрнүе нык булса да, кайгыга бирешмәгән, киресенчә, кешеләр белән тагын да активрак аралаша, китаплар укый, физкультура белән шөгыльләнә, спорт залына, бассейнга йөри башлаган.

Хәзер Валерийга 37 яшь, бүгенгесе көндә ул Идел буе дәүләт физик культура һәм спорт академиясенең дүртенче курсында белем ала, күп еллар дәвамында спортның барлык төрләре буенча ярышларда актив катнаша, йөзү буенча турнирларда яхшы нәтиҗәләргә ия. Җанатар буларак ул Татарстанда уздырыла торган бер генә зур спорт ярышын да калдырмый. Казанда «Барс Канатлары» баскетбол командасында уйный.

Валерий Симонов фикеренчә, без үз гамәлләребез ярдәмендә генә дөньяда яшәүне бәхетле итә алабыз. Моның өчен үз юлыңны сайлап, һәрвакыт камиллеккә омтылып яшәргә кирәк, ди ул. Ә физкультура һәм спорт гомер юлында кешегә юлдаш булырга тиеш, чөнки нәкъ менә алар тән һәм рухны чыныктыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев