Казанда узган чираттагы ярминкәдә Яңа Чишмә эшмәкәрләренең гомуми табышы 1 млн.сумнан артык.
Район яңалыклары

Казанда узган чираттагы ярминкәдә Яңа Чишмә эшмәкәрләренең гомуми табышы 1 млн.сумнан артык.

Безнең эшмәкәрләр (шул исәптән 13 шәхси ярдәмче хуҗалык һәм 1 КФХ, шулай ук Петропавел һәм Тубылгытау авыл җирлекләре) 16 сәүдә ноктасында шәһәр халкына сыер, сарык, ат ите, сөт, кош-корт түшкәләре, яшелчә һ. б. тәкъдим иткәннәр.

Барлык продукция көндезге сәгать уникеләр тирәсендә сатылып беткән. Гомуми керем 1 млн. сумнан артык сумманы тәшкил иткән.

Казанда киләсе ярминкә - 11 декабрьдә.


Нет комментариев