Үлән яндырган өчен – штрафлар һәм субсидияләрдән мәхрүм итү
Район яңалыклары

Үлән яндырган өчен – штрафлар һәм субсидияләрдән мәхрүм итү

Кырларда коры үләнгә ут төртүдә тотылган авыл хуҗалыгы оешмалары бюджет субсидияләреннән мәхрүм ителергә һәм шактый күләмдә штрафларга дучар ителергә мөмкин.

Бу хакта гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы буенча республика комиссиясе утырышында хәбәр ителде.

Район территориясендә язгы-җәйге янгын куркынычы чоры билгеләнде һәм шуңа бәйле рәвештә янгынга каршы махсус режим кертелде.

Корыган үләнне, чүп-чарны яндыру, ачык утта ризык әзерләү һ.б. тулысынча тыела.

Янгынга каршы режимны бозган өчен зур күләмдә штрафлар каралган.


Нет комментариев