Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Парклар һәм скверларны төзекләндерү

Җәмәгать киңлекләрен үстерү республика программасы буенча Яңа Чишмәдә ял паркы һәм сквер төзелде.


 Әлеге төзекләндерелгән ял зоналары шушы программа Яңа Чишмә районында гамәлдә булган дүрт ел эчендә барлыкка килде.
Ленин урамы буенча урнашкан ял паркының беренче чираты 2015 елда ачылды. 2018 елда паркта яңа территория - сәхнәле мәйданчык төзелде. 2019 елда яңа җәйге ял зонасының беренче чираты – балалар мәйданчыгы ачылды. Икенче чират - ясалма күлле коену урыннары 2020 елда ачылыр дип көтелә.
Ленин урамы буенча сквер 2018 елда барлыкка килде, 2019 елның көзендә сквер урам тренажерлары һәм кече архитектура формалары белән җиһазландырылды.
2020 елда Яңа Чишмә ЗАГС бүлеге бинасы янындагы территорияне төзекләндерү планлаштырыла. Шушы көннәрдә әлеге зонаның архитектура проекты буенча фикер алышу белән иҗтимагый тыңлаулар узды.
Яңа Чишмәдә җәмәгать киңлекләрен үстерү программасы буенча федераль һәм республика бюджетларыннан 66,2 млн. сум акча үзләштерелгән.
 Искәртеп үтик, Татарстанда җәмәгать киңлекләрен үстерү буенча республика программасы «Уңайлы шәһәр мохите булдыру» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла, ул «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының бер өлеше булып тора.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев