Яңа Чишмә - Архангел Бистәсе юлы ике айга ябыла
Район яңалыклары

Яңа Чишмә - Архангел Бистәсе юлы ике айга ябыла

Яңа Чишмә – Архангел Бистәсе автомобиль юлына капиталь ремонт ясау сәбәпле, транспорт хәрәкәте вакытлыча ябылачак.

Автотранспорт хәрәкәте 2021 елның 1 маеннан 1 июленә кадәр ябыла. Бу чорда Акъяр аша әйләнеп үтәргә туры киләчәк.

«Алексеевскдорстрой» ААҖ юлчылары шушы көннәрдә капиталь ремонт эшләренә керешәчәкләр.

Без укучыларыбызга хәбәр иткәнчә, быел Архангел Бистәсенә кадәр капиталь ремонт һәм асфальт җәю тулысынча төгәлләнәчәк, ә аннан соң юл эшчеләре Черемухово Бистәсенә кадәр асфальтның беренче катламын җәергә планлаштыралар.


Нет комментариев