Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында чәчү темплары арта

Яңа Чишмә районының барлык авыл хуҗалыгы оешмалары язгы-кыр эшләренә керешкәннәр.

20 апрельгә 10 мең гектар көзге культуралар тукландырылган, бу барлык мәйданның 66%ын тәшкил итә.

13 мең гектар күпьеллык үләннең 5 мең гектары (38%ы) тукландырылган.

Туңга сөрелгән җирләрдә дым каплату оешкан төстә бара – 21 мең гектар (барлык мәйданның 50%ы) тырмаланган.

«Аксу-Агро» һәм «Агро-Раздолье» ҖЧҖләре арпа чәчүгә керешкәннәр – 1000 гектардан артык чәчелгән инде.

Район штабы утырышында район башлыгы Вячеслав Козлов эшләрнең сыйфатына, юл кырыйларын һәм кюветларны, багана тирәләрен эшкәртүгә игътибар итү, шулай ук кыр юлларын тигезләү кирәклеге турында әйткән.

Перспективалы, югары репродукцияле һәм агулаган орлыкларны минераль ашламалар кертеп чәчү турында билгеләп үтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев