Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә 19 апрельдән 28енә кадәр «Тонировка» чарасы үткәреләчәк

Профилактик чара транспорт чаралары куркынычсызлыгы турындагы техник регламент таләпләренә туры килми торган пыялалы транспорт белән идарә итүгә бәйле хокук бозуларны ачыклауга юнәлдерелгән.

Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан гражданнарның ЮТҺнән саклануын арттыру буенча кабул ителә торган чараларга һәм авариялелекнең төп күрсәткечләре кимүнең уңай тенденцияләре билгеләнүгә карамастан, 2020 елда техник җитешсезлекләр белән файдаланылучы транспорт чаралары катнашында ЮТҺлар саны 13,7% ка артуы билгеләп үтелгән.

Мондый һәлакәтләрдә 1,2 мең кеше үлгән һәм 10 меңнән артык кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Һәр 12 нче ЮТҺдә диярлек, анда катнашкан транспорт чараларының пыялаларында яктылык үткәрү коэффициенты нормативтан түбәнрәк булу фактлары ачыкланган.

Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләре тарафыннан яктылык үткәрү коэффициенты тәгәрмәчле транспорт куркынычсызлыгы турындагы техник регламент таләпләренә туры килми торган автомобильләр белән бәйле ЮХКен бозуларны профилактикалау өлкәсендә кабул ителә торган чараларны анализлау -  аларның  җитәрлек дәрәҗәдә булмавы турында сөйли. Моннан тыш, хокук бозучыларның әлеге категориясенә карата кулланыла торган административ йогынты чаралары алар тарафыннан хокук бозу фактлары кабатлануны да төшереп калдырмый.

Мондый транспорт белән идарә итү юл хәрәкәте иминлегенә куркыныч тудырып кына калмый, тәртип бозучыга хокукка каршы башка гамәлләр кылуны (куркынычсызлык каешларын куллану һәм телефоннан файдалану  кагыйдәләрен бозу, тыелган әйберләр йөртү) яшерергә дә мөмкинлек бирә, шулай ук закон таләпләренә буйсынмауны күрсәтә,  ә бу исә Эчке эшләр органнары имиджына тискәре йогынты ясый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев