Яңа Чишмәнең өч мәктәбендә биш сыйныф карантинга ябылган
Район яңалыклары

Яңа Чишмәнең өч мәктәбендә биш сыйныф карантинга ябылган

Яңа Чишмә районында балалар арасында салкын тию авырулары белән авыручылар санының җитди артуы күзәтелә.

-Соңгы атнада ОРВИның 52 очрагы теркәлгән, шуның 23е – 14 яшькәчә балалар, - дип билгеләп үтте атна саен үткәрелгән планеркада Роспотребнадзорның баш белгече Гөлфирә Мостафина.

ОРВИ авырулары санының югары (40тан 60% ка кадәр) булуы сәбәпле, Яңа Чишмәдә өч мәктәптә биш сыйныф бер атналык карантинга ябылды (сыйныфларны авырулар саны 20% тан артык булганда карантинга ябарга киңәш ителә). Бу -башлангыч мәктәптә 2 «в» һәм 4 «в» сыйныфлары, урта мәктәптә 7 сыйныф, 8 «б» һәм гимназиядә 9 «б» сыйныфлары.

Бер атна вакыт узгач, ситуациягә анализ ясалачак һәм авырулар буенча хәлләр торышы яхшырса дәресләр яңадан дәвам итәчәк.


Нет комментариев