Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмәнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «ЭКОяз» акциясе уза

Картлар йортының социаль хезмәткәрләре территорияне төзекләндерү һәм санитар чистарту буенча язгы өмәләрдә катнашалар.

«Яз - табигатьнең уяну вакыты гына түгел, ә чисталык һәм тәртип урнаштыру вакыты да. Безнең интернат-йортта язгы экологик өмәләр үткәрү традициягә әйләнде», - дип хәбәр итте редакциягә интернат-йорт директоры Залина Лизунова.

«Безнең территория көнкүреш чүп-чарларыннан, яфраклардан, коры үләннәрдән, киселгән агачларның тамырыннан үсеп чыккан вак үсентеләрдән чистартылды. Интернат коймалары тирәсендәге чүп-чарлар кулдан һәм тырма белән җыештырылды, тротуарлар себерелде. Интернатка беркетелгән «Татарстан» паркы да коры үләннән, ботаклардан һәм көнкүреш чүп-чарларыннан чистартылды. Учреждениенең тышкы һәм эчке ягыннан урнашкан бордюрлар агартылды.

Территорияне төзекләндерүгә теплицада эшләү дә керә, бу күп көч таләп итә. Хәзерге вакытта теплицаны санитар эшкәртү үткәрелде, җирне казып, яшел тәмләткечләр, кыярлар, кашкарыйлар, бархатцылар, цинияләр утырттык.

Алда әле территорияне төзекләндерү буенча бик күп эшләр күздә тотыла. Капкаларны буядылар, алга таба койманы буяу һәм аны өлешчә алыштыру планлаштырыла. Чүп-чар өчен яңа контейнерлар сатып алу турында килешү төзелде.

Интернат-йорт ел саен территорияләрне төзекләндерү буенча конкурста катнаша һәм призлы урыннар ала. Быел да безнең учреждение иң яхшылар рәтендә булыр дип өметләнәбез. Без үз алдыбызга куелган бурычларга һәрвакыт җаваплы карыйбыз.

Моның өчен төзекләндерү эшләре көздән үк алып барыла: койма буенда һәм территориядә лалә чәчәкләре утыртылды. Матур композицияләр булдыру, төрле чәчәкләр утырту планлаштырыла.

Үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү күңелле, һәр хезмәткәр бу эшкә күңел җылысын кертә. Хәзер интернат территориясенең чиста булуы һәркемне сөендерә».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев