Көн темасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Ольгага теләктәшлек
Шушы көннәрдә республикада ел саен уздырыла торган "Нечкәбил" конкурсы үтә.
-
Айрат Хәйруллин:«Фермерларга көнбагыш үстерергә өйрәнергә киңәш итәм»
Шушы көннәрдә РФ Дәүләт Думасы депутаты, РФ Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисенең Беренче урынбасары Айрат Хәйруллин Әлки районы басуларында булды. Бу юлы ул көнбагыш кырларын карады.
-
Авыл хуҗалыгында сан алу тәмам
Исәп алу кампаниясе чорында эшне бик төгәл оештыру аркасында безнең район авыл хуҗалыгында сан-исәп алуны республикада беренчеләрдән булып төгәлләде.
-
Номерга телеграмма
10 августка "Вәлиев Ф.Р." КФХ игенчеләре бөртекле культураларны урып-җыюны төгәлләделәр. Фәргать Вәлиевны һәм хуҗалыкның барлык игенчеләрен урып-җыюны уңышлы төгәлләүләре белән котлыйбыз, көзге культуралар чәчүне, җирне туңга сөрү эшләрен вакытында - оптималь срокларда башкаруларын, сәламәтлек, иминлек, яңа хезмәт уңышлары телибез. Район башлыгы В.М. КОЗЛОВ Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Л.Е. БОГОМОЛОВ
-
Өченче бишкөнлектә - яңа лидерлар
Район авыл хуҗалыгы идарәсе уңышны урып-җыюда катнашучы комбайнчылар һәм шоферлар арасындагы хезмәт ярышының чираттагы бишкөнлегенә йомгак ясаган.
-
Николай Скоков “Егетләр намуслы эшли“
Бөтен республика буенча кояшлы эссе көннәр уңышны урып-җыю эшләре өчен бик уңайлы. Татарстан буенча тулаем сугып алынган иген күләме 2 млн. тоннадан арткан. Монда безнең район игенчеләренең дә саллы өлеше бар - район буенча тулаем сугып алынган иген күләме 76 мең тонна тәшкил итә.
-
Бер көндә - 52 бункер
Район авыл хуҗалыгы идарәсе уңышны урып-җыюда катнашучы комбайнчылар һәм шоферлар арасындагы хезмәт ярышының икенче бишкөнлегенә йомгак ясады.
-
Беренче бишкөнлек җиңүчеләре билгеләнде
Газета укучыларыбызга инде хәбәр итүебезчә, уңышны урып-җыюда катнашучы комбайнчыларны һәм шоферларны матди кызыксындыру максатында район башкарма комитеты тарафыннан матди ярдәм чаралары расланган иде.
-
Кабул иткәндә күп сораулар уңай хәл ителә
Һәр атна саен сишәмбе көннәрдә министрлыклар, район җитәкчеләре һәм "Бердәм Россия" партиясеннән барлык дәрәҗәдәге депутатлар шәхсән кабул итүләр (халыкны) үткәрә.
-
Гаилә-кешенең төп байлыгы
6 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Яңа Иванаево авылында 50 һәм 55 ел бергә тату гомер кичергән гаиләләрне хөрмәтләп район күләмендә бәйрәм уздырылды.
-
Балалар мәйданчыгында кайчан тәртип булыр?
Редакциягә Әдәмсә авылындагы бердәнбер балалар мәйданчыгы фоторәсеме белән хат юллаганнар. Әлеге рәсемнән күренгәнчә, монда инде кеше күптән аяк басмаган. Аны үлән каплап алган, тирә-ягы киртәләп алынмаган.
-
Яшьләр – дөньяны үзгәртергә сәләтле көч ул
Районда бер генә мөһим чара да "Бердәм Рәсәй"нең "Яшь гвардия"се - яшьләр иҗтимагый оешмасы, аграр яшьләр берләшмәсе, яшьләр парламенты катнашыннан башка үтми. Бу оешмалар район яшьләрен актив иҗтимагый-сәяси тормышка җәлеп итү өчен күп нәрсә эшлиләр. Яшьләр көне алдыннан ике яшьләр берләшмәсе лидерлары үзләренең эшләре турында сөйләделәр.
-
Велоузышка чакырабыз
РҮХ баш табибы Ришат Билалов инициативасы белән һәм яман шеш авырулары белән көрәш елы кысаларында 24 июньдә район үзәгендә велоузыш узачак.
-
Ярминкәгә чакырабыз
2016 елның 28 июнендә Яңа Чишмә районы Мәшгульлек үзәге белгечләре тарафыннан вакансияләр ярминкәсе үткәреләчәк. Чарада район предприятиеләренең кадрлар хезмәте вәкилләре катнашачак.
-
Соцпакетмы әллә акчамы: һәркем үзе хәл итә
Пенсия фондының Яңа Чишмә бүлеге биргән мәгълүматларга караганда, 2016 елның 1 маена федераль ташламалардан файдаланучы 1503 кеше социаль хезмәтләр җыелмасы ала, шуларның 57,3%-ы (861 кеше) "баш тартучылар".