Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Безнең Динә – Олимпиадада волонтер

Чаллы Башы авылында туып-үскән КФУ-ның 3 курс студенты Вәлиева Динә гыйнвар азагыннан бирле Олимпия уеннары үткән Сочига волонтер булып китте.

Уку алдынгысы һәм студентлар тормышында актив катнашкан Динә Казанда үткән Универсиадада да волонтер булган. Хәзер ул сменалап Сочи аэропортының белешмәләр бюросында эшли. Динәгә инглиз телен әйбәт белгәнгә һәм туризм факультетында укыганга бу эшне ышанып тапшырганнар. Аның сүзләренә караганда, аңа Сочиның табигате дә, андагы атмосфера да бик ошый икән. Эштән бушаган арада дус кызы белән Олимпиада ярышларын карарга йөриләр, өч тапкыр күрше Абхазиягә экскурсиягә барганнар. Татарстан делегациясе әгъзалары белән берлектә Динә Сочида февраль азагына чаклы торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев