2 яңачишмәле азык-төлек  сала торган арбаны урлаган
Вакыйгалар хроникасы

2 яңачишмәле азык-төлек сала торган арбаны урлаган

Узган атнада Яңа Чишмә ЭЭБнең кизү тору часте тарафыннан 14 хәбәр теркәлгән, бер җинаять эше кузгатылган.

Урлау

14 августта көндезге сәгать берләр тирәсендә, исерек булган гр. К. һәм гр. С. Яңа Чишмәдәге «Пятерочка» кибетеннән 2010 сумлык азык-төлек сала торган металл арбаны урлаганнар.

Металл бәяләре, билгеле булганча, артты һәм караклар чираттагы хәмер сатып алу өчен арбаны ломга тапшырырга теләгәннәр.


Нет комментариев