Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар хроникасы

Архангел Бистәсендә яшәүче берәүнең акчасын урлаганнар

Узган атнада ЭЭБнең кизү тору часте тарафыннан 26 хәбәр теркәлгән, 3 җинаять эше кузгатылган.

Үтерү белән янау

2023 елның 27 июлендә көндезге сәгать 11ләр тирәсендә Петропавел Бистәсендә яшәүче исерек гр. Л. килеп чыккан низаг барышында үзе белән бергә яшәүче гр-ка А.-га «Үтерәм!» дип әйтеп, пычак белән янаган, соңрак кулына кайчы тотып, аңа кабат үтерү белән янаган.

Урлашу

2023 елның 23-24 июлендә Яңа Чишмә районы кешеләре гр. Б.һәм гр. С., алдан килешү буенча, банкның өстәмә офисында, картадан файдаланып, Архангел Бистәсендә яшәүче берәүнең счетыннан 14 мең сум акча урлаганнар.

2023 елның 27 июлендә төнге сәгать унберенче яртылар тирәсендә билгесез зат, кафе янында туктаган рейс автобусы салонында булып, 10 мең сумлык кәрәзле телефон урлаган.

Руль артында исерек

47 машина йөртүче юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен адм. җаваплылыкка тартылган, шул исәптән берсе а/м белән исерек килеш идарә иткән өчен. Әлеге кеше Әлмәт районы Ямаш авылыннан, аңа 30 мең сум штраф һәм ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев