ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре исерек килеш а/м белән идарә итүнең ике фактын ачыклаган.
Болар — Әлмәт районы кешесе гр. Ю. һәм Волчья Бистәсендә яшәүче гр. О.
Аларга 30шар мең сум штраф һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный.
ЮТҺ
3 гыйнварда Казан-Оренбург автомобиль юлында юл-транспорт һәлакәте булган.
Карабаш бистәсендә яшәүче хатын-кыз машина белән идарә итүне югалтып, кюветка төшкән.
Ул зыян күрмәгән. ЮХИДИ хезмәткәрләре машинаны чыгарырга ярдәм иткәннәр.
Нет комментариев