Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Банк карталарын һәм металл урлыйлар

    Узган атнада ЭЭБнең кизү тору часте тарафыннан 26 хәбәр теркәлгән, 3 җинаять эше кузгатылган.

    Урлау

    2022 елның 10 февраленнән алып 11 февраленә кадәрге вакыт эчендә гр. Д. Чистай шәһәрендәге «Татнефтепродукт» заправкасында 4984 сум акчасы булган «Агро-Основа» ҖЧҖ банк картасын урлаган һәм берничә тапкыр файдаланган (машинасына А-92 маркалы бензин салган).

     

    2022 елның 18 апрель төнендә гр. Н.  законсыз рәвештә Яңа Чишмәнең Объездная урамында яшәүче гр. А.-ның гаражына кергән һәм авырлыгы 73 килограммнан артык булган төсле металл урлаган. Китерелгән зыян 44,1 мең сумлык.

     

    Исерек килеш кабат руль артына  

    12 майда гр. П.  Казан-Оренбург юлында «Мицубиси» а/м белән исерек хәлдә идарә иткән. Гр. П. элек тә исерек килеш транспорт белән идарә итүдә тотылган, моның белән бәйле рәвештә аңа карата җинаять эше кузгатылган.

     

    Руль артында - исерекләр

    55 машина йөртүче ЮХКен бозган өчен ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан адм.җаваплылыкка тартылган, шул исәптән ике кеше - исерек килеш а/м белән идарә иткән өчен. Бу Петропавел Бистәсендә яшәүче 29 яшьлек гр. У һәм Красный Октябрь поселогында яшәүче 53 яшьлек гр. Б. Аларга 30шар мең сум штраф һәм ким дигәндә, ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный.

     

     

    Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: