Екатерина Бистәсендә яшәүче берәү машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән һәм штрафка тартылган
Вакыйгалар хроникасы

Екатерина Бистәсендә яшәүче берәү машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән һәм штрафка тартылган

Екатерина Бистәсендә яшәүче ир-атка штраф салынган һәм ул ел ярымга автотранспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән.

2022 елның 24 февралендә 16.55 сәгатьтә Бистәдә яшәүче 34 яшьлек ир-ат Екатерина Бистәсенең Үзәк урамында «Опель Астра» автомобиле белән исерек хәлдә идарә иткән.

Тикшерү аның исерек булуын күрсәткән.

Яңа Чишмә суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы карары белән ул РФ КоАПның 12.8 ст. 1 өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип табылган, аңа 1 ел да 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 30 мең сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләнгән.

Карар 2022 елның 25 мартында үз көченә кергән.


Нет комментариев