Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар хроникасы

Яңа Чишмәдә яшәүче берәүдән наркотик матдә алганнар

Узган атнада ЭЭБнең кизү тору часте тарафыннан 38 хәбәр теркәлгән, 4 җинаять эше кузгатылган.

Урлау

2022 елның 5 ноябрендә кичке сәгать алтылар тирәсендә билгесез затлар Ленино авылындагы «Пятерочка» кибетеннән 6400 сумлык товар урлаганнар.

Мошенниклык

2022 елның 9 декабрендә иртәнге сәгать 10да билгесез зат, «ВК» социаль челтәрендәге аккаунттан файдаланып, район үзәгендә яшәүче гр.П-ның 5 мең сум акчасын урлаган.

Наркотик матдәләрне законсыз саклау

2022 елның 26 ноябрендә кичке сәгать 8ләр тирәсендә Яңа Чишмә авылындагы фатирларның берсендә 277 грамм авырлыктагы киндер салынган (марихуана) пакет табылган. Әлеге наркотик матдәне алганнар.

Сәламәтлеккә зыян салу

2022 елның 19 ноябрендә кичке сәгать унынчы яртыларда Әдәмсә авылында яшәүче исерек хәлдәге гр-ка К. кисәү агачы (кочерга) белән әнисен кыйнаган һәм үтерү белән янаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев