Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар хроникасы

Яңа Чишмәдә яшәүче хатын-кыз мошенниклар аркасында 158 мең сум акчасын югалткан

Узган атнада ЭЭМнең кизү тору часте тарафыннан 45 хәбәр теркәлгән, 4 җинаять эше кузгатылган.

Үлем белән тәмамланган ЮТҺ

22 июльдә сәгать алтынчы яртылар тирәсендә Әдәмсә юлы киселешендә коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган, анда 2009 һәм 2011 елгы ике бала үлгән (без бу хакта язган идек инде).

«Рено-Каптур» автомобилендә Түбән Кама ягыннан килгән 36 яшьлек хатын-кыз Әдәмсә юлы киселешендә төп Казан- Оренбург юлына чыгып, «Скания» йөк машинасы белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә автомобиль салонындагы 2009 һәм 2011 елгы ике бала ЮТҺ урынында ук һәлак булганнар, тән җәрәхәтләре алган өченче бала Казан шәһәренең ДРКБсында ята.

Мошенниклык

2023 елның 21 июлендә билгесез урында булган билгесез зат, кредит рәсмиләштерү сылтавы белән, гр-ка У.-ның 158 мең сум акчасын үзләштергән.

Акчаны янап алу

2023 елның 13 июлендә көндезге сәгать берләр тирәсендә Чаллы Башында яшәүче гр. Ш. авыл йортларының берсендә кухняда пычакка охшаган әйбер белән янап, гр-ка Х.-дан акча сораган.

Үтерү белән янау

2023 елның 9 июлендә кичке сәгать сигезләр тирәсендә Петропавел Бистәсендә яшәүче исерек гр. У. килеп чыккан низаг вакытында гр. М.-ның муенын буып, аңа үтерү белән янаган.

Руль артында исерек

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 73 кеше адм.җаваплылыкка тартылган, шул исәптән икесе — исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен. Бу Ленино авылында яшәүче 18 яшьлек гр. Ж. (ул машина йөртү таныклыгы булмаган килеш мопед белән исерек хәлдә идарә иткән) һәм Черемухово Бистәсеннән 32 яшьлек гр. Я. (исерек хәлдә мотоблок белән идарә иткән). Аларга 30шар мең сумлык штраф яный, ә гр. Я. шулай ук машина йөртү таныклыгыннан да мәхрүм ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев