Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар хроникасы

Яңа Чишмәдә яшәүче хатын-кыз мошенниклар аркасында 2,7 млн сум акчасын югалткан

Узган атнада ЭЭБнең кизү тору часте тарафыннан 21 хәбәр теркәлгән, 3 җинаять эше кузгатылган.

Акча урлау

«АгроРаздолье» ҖЧҖ механигы гр. З., аңлы рәвештә эш итеп, эш вакытын исәпкә алу таблицасына ялган мәгълүматлар керткән, шуннан соң әлеге таблицаны ҖЧҖ бухгалтериясенә тапшырган. Ялган мәгълүмат нигезендә, аның банк картасына 19580 сум акча күчергәннәр һәм гр. З. акчаны үзләштергән.

2023 елның 9 ноябрендә кичке сәгать сигезләр тирәсендә гр-ка М., Яңа Чишмә РҮХ палатасында булганда, гр-ка С.-ның акча янчегеннән 3000 сум акчасын урлаган.

Мошенниклык

2023 елның 31 октябреннән алып 16 ноябрьгә кадәрге вакытта билгесез кешеләр, үзләрен «Газпром Инвест» хезмәткәрләре буларак таныштырып, инвестицияләр өчен "Газпром Инвест"тан акчаларны кире кайтару сылтавы белән, гр. М-ны банк картасы счетыннан 2 млн 739 мең сум күләмендәге акчаны күчерергә күндергәннәр. 

Руль артында исерек

35 шофер ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан адм.җаваплылыкка тартылган, шул исәптән икесе — исерек хәлдә а/м белән идарә иткән өчен.

Бу Яңа Чишмә кешеләре: 36 яшьлек гр. Л. һәм 26 яшьлек гр. С. Аларга 30шар мең сум штраф һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев