Яңачишмәле берәүнең 235 мең сум акчасын урлаганннар
Вакыйгалар хроникасы

Яңачишмәле берәүнең 235 мең сум акчасын урлаганннар

Узган атнада ЭЭБнең кизү тору часте тарафыннан 28 хәбәр теркәлгән, 4 җинаять эше кузгатылган.

Компьютер мәгълүматларына законсыз керү

24 апрельдә билгесез зат «РФ Дәүләт хезмәтләре» сайтындагы гр-ка Н.- ның хисап язмасына кергән һәм аның шәхси мәгълүматларын блоклаган.

Сәламәтлеккә зыян китерү һәм үтерү белән янау

24 апрельдә иртәнге сәгать 4тә исерек гр. К, әтисе белән әрләшкән вакытта, аңа култык таягы, башына йодрыгы белән суккан һәм шул рәвешле сәламәтлегенә зыян китергән.

Шул ук гр. К. әтисен кыйнаганда аңа үтерү белән дә янаган.

Урлашу

2024 елның 3 апрелендә билгесез зат Яңа Чишмәдә яшәүче гр. Б.-ның банк картасыннан 235 мең сум акчасын урлаган.

Исерек килеш кабат йөрү

Яңа Чишмәдә яшәүче гр. Б., руль артында исерек хәлдә йөргәне өчен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булып та, 2024 елның 25 апрелендә кабат исерек килеш руль артына утырган. Аңа карата җинаять эше кузгатылган.


Нет комментариев