Узган атнада ЭЭБнең кизү тору часте тарафыннан 24 хәбәр теркәлгән, 2 җинаять эше кузгатылган.
Исерек килеш кабат руль артына утыру
Яңа Чишмәдә яшәүче гр. К. исерек хәлдә а/м белән идарә иткән өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш, исерек хәлдә кабат машина руле артына утырган.
Урлау
4 февраль төнендә берәү сиздермичә генә гр. Л.-ның йортына кереп, 2 мең сумлык бензопиланы урлый. Урлаучының шәхесе ачыкланган (гр.З.), бензопила хуҗасына кайтарылган, җинаять эше кузгатылган.
Руль артында исерек
72 шофер ЮХКен бозган өчен адм. җаваплылыкка тартылган, шул исәптән берсе исерек килеш а/м белән идарә иткән өчен. Бу 33 яшьлек Зирекле авылында яшәүче гр. Г., аңа 30 мең сум күләмендә штраф һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный.
Нет комментариев