Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар хроникасы

Яңачишмәленең ноутбугын һәм телефонын урлаганнар

Бер атна эчендә ЭЭМнең кизү тору часте тарафыннан 34 хәбәр теркәлгән, 3 җинаять эше кузгатылган.

Урлау

2024 елның 3 февраль кичендә исерек хәлдә булган Яңа Чишмә кешесе гр. К., йортларның берсендә булганда, гр. П.-ның фотоаппаратын, ноутбугын һәм кәрәзле телефонын урлаган.

2024 елның 3 февралендә район үзәгендә яшәүче гр. Л., аңлы рәвештә эш итеп, товарга түләр өчен гр. Д.-ның банк картасын кулланган — 12,9 мең сум акча түләгән.

Компьютердагы мәгълүматлардан законсыз файдалану

2024 елның 23 гыйнварында билгесез зат гр-ка З.-ның "РФ Дәүләт хезмәтләре"ндәге шәхси кабинетына керү мөмкинлеген алган һәм аның шәхси мәгълүматларын блоклаган.

Руль артында исерек

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 41 граждан адм. җаваплылыкка тартылган, шул исәптән ике шофер (Лениногорск һәм Яңа Иванаевода яшәүчеләр) исерек хәлдә а/м белән идарә иткән өчен. Аларга 30шар мең сум штраф һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев